Кукмара районында "Сыйфат атналыгы" кысаларында узган чаралар турында

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, халыкка кулланучыларның хокукларын яклаучы законнарны аңлату максатында, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара, Мамадыш районнары филиалы белгечләре белән берлектә, түбәндәге чараларны үткәрде:

2019 елның 8 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара, Мамадыш районнарындагы филиалы белгечләре белән берлектә, "Юмарт" ҖЧҖ сәүдә комплексында кизү торды, чара барышында гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар буенча консультацияләр бирелде, "Кулланучы өчен белешмәлек" буклетлары тапшырылды.

Шулай ук җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар белән дә очрашу оештырылды. Әлеге чараның максаты – кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү.

2019 елның 15нче ноябрендә Саба (Кукмара) ТБ һәм "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара, Мамадыш районнарындагы филиалы белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашу оештырылды, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатмалар бирелде. Әлеге чара барышында шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләреннән алынган реаль мисаллар буенча фикер алыштылар. Анкета уздырылды.

Кукмара районының "Хезмәт даны" ("Трудовая Слава") газетасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов һәм Саба территориаль органы башлыгы урынбасары Анатолий Кириллов белән "Үз мәнфәгатьләреңне якларга кирәк" дигән әңгәмә басылды.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча "Кайнар линия" эше даими нигездә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International