Яшел Үзән территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча актыккы дәрес узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

21нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча актыккы дәрес үткәрелде.

Агымдагы елда территориаль органның турыдан-туры эшчәнлегенә кагылышлы төрле темалар буенча, шулай ук гомуми мәсьәләләр буенча да, 19 дәрес үткәрү планлаштырылган иде, мисал өчен: керемнәр турында белешмәләр бирү, законнардагы үзгәрешләр, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең бурычлары.

Актыккы дәрестә территориаль орган җитәкчесе М.В.Тихонова Планның үтәлеше турында хисап тотты, аннан соң нәтиҗәләр буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Т.М. Хәбибуллина сөйләде, өйрәнелгән темаларның асылы буенча сораулар бирелде, узган темалар буенча өстәмә мәгълүмат җиткерелде, барлыкка килгән практикадан мисаллар китерелде. Хезмәт әзерлеге буенча дәресләргә йөрешне исәпкә алу журналы, хезмәткәрләрнең конспектлары булуы һәм алып барылуы тикшерелде.

Хезмәт әзерлеге буенча дәресләр үткәрүгә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм территориаль орган хезмәткәрләреннән тыш, Яшел Үзән районы башкарма комитеты, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең Яшел Үзән районы бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге, Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе, салым органнары вәкилләре дә җәлеп ителде.

Территориаль орган хезмәткәрләренә агымдагы елда территориаль орган эшчәнлегендә барлыкка килгән мәсьәләләрне, законнардагы үзгәрешләрне һ.б. исәпкә алып, 2020 елга хезмәт әзерлеге планын формалаштыруга керешергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International