Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына кулланучылар үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ә алмаш итеп бернинди дә документлар таләп итмиләр. Дәгъваны әзерләүдә ярдәм сорап территориаль органга мөрәҗәгать иткәндә, кулланучылар кайвакыт башкаручының исемен дә, адресын да, фамилиясен дә искә төшерә алмый. Шул ук вакытта ремонтка шактый кыйммәтле әйберләр дә тапшырыла. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү мөмкин түгел.
Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 4 пункты нигезендә хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында шартнамә (квитанция, башка документ) язма рәвештә рәсмиләштерелергә һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш:
- оешманың фирма исеме һәм башкаручының атамасы, урнашкан урыны;
- хезмәт күрсәтү төре;
- хезмәт күрсәтү бәясе;
- эшләр башкаручы материалларыннан яки кулланучы материалларыннан (әйбереннән) башкарылса, материалларның төгәл атамасы, тасвирламасы һәм бәясе;
- кулланучы тарафыннан хезмәтнең (эшнең) тулы бәясен түләү турында яки шартнамә төзегәндә кертелгән аванс күләме турында, әгәр мондый түләү башкарылган булса;
- заказны кабул итү һәм үтәү даталары;
- әгәр федераль законнарда, башка хокукый актларда яки шартнамәдә билгеләнгән булса, эш нәтиҗәләренә гарантия сроклары;
- күрсәтелә торган хезмәтләрнең үзенчәлегенә бәйле башка кирәкле мәгълүматлар;
- заказны кабул иткән затның вазыйфасы һәм заказ тапшырган кулланучының имзасы.
Шартнамәнең бер нөсхәсе эш башкаручы тарафыннан кулланучыга бирелә.
Әгәр сезгә, кулланучы буларак, шартнамәне язмача рәсмиләштерергә тәкъдим итмәсәләр, хезмәт күрсәтү өчен башка оешмага мөрәҗәгать итү яхшырак булыр.