Әлмәт территориаль органында хезмәт әзерлегенә бәйле чара узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлекчәләрендә хезмәт әзерлеген оештыру турында" 2018 елның 6 февралендәге 12-07/12 номерлы боерыгы нигезендә һәм һөнәри кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру, "2017-2019 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе программасы"н гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең хезмәт әзерлеге буенча тематик план эшләнде. Тематик планга төрле юнәлешләр буенча 16 тема кертелгән иде, дәресләр айга ике тапкыр үткәрелде. Билгеле бер темаларга дәресләр үткәрү өчен хезмәт әзерлегенә чит оешмаларның хезмәткәрләре дә җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Виктория Матурова территориаль орган хезмәткәрләре өчен эш барышында килеп туган мәсьәләләр буенча укулар оештырды.

"Татэкспертцентр" ДБУ башлыгы урынбасары Юрий Митюшкин Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең хезмәт әзерлеге буенча уздырылган эшкә йомгак ясауда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International