Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Әтнә районының Күәм авылында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Очрашуга килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфатына, гарантия срогы үткән чорда да, шулай ук гарантия срогы чыккач та, товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылмый торган сыйфатлы товарлар турындагы сораулар, алкогольле продукцияне сату вакытына кагылышлы чикләмәләр кызыксындыра иде. Әлеге сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен уку да үткәрелде. Укуның темасы – кулланучыларның хокукларын яклау. Чарада катнашучылар әлеге мәсьәләдә мәнфәгатьле иде, чөнки алар халык белән тыгыз эшли һәм аларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре төрле низаглы хәлләрне мисал итеп китерде.
Чарада катнашкан һәркемгә, халыкның кулланучы грамоталылыгын киңәйтү өчен, Арча территориаль органы реквизитлары белән, "кулланучылар өчен белешмәлек" буклетлары таратылды.