“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кулланучыга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итү хокукын бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга зыянны кайтару буенча сатучыга яки башкаручыга таләпләр кую тәртибе аңлатыла. Мәсәлән, сатып алганнан соң узган вакыт эчендә бәяләрдәге үзгәреш аермасы сатып алучыга кайтарылырга тиеш. Әгәр кулланучы исәп приборы яки газ казаны яисә су җылыту җайланмасы куйдыртуга акча түләгән булып, ул сатучы гаебе белән яраксызга чыкса, кулланучы таләпләрен үтәгән очракта, сатучы приборны монтажлау һәм демонтажлау буенча зыянны капларга тиеш. Моның өчен сатучыга касса чегы яки түләү фактын раслаучы башка документны күрсәтергә кирәк. Зыян тиешле таләп куелган көннән соң ун көн эчендә сатучы яки башкаручы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш. Кулланучыларның таләпләре ирекле тәртиптә үтәлмәгән очракта, мәсьәлә судта хәл ителә.