ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре чираттагы тикшерү вакытында барлык эшкуарларның да алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге закон нормаларын үтәмәвен раслады. Әйтик, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы сәүдә объектларының берсендә эчемлекнең сыйфатын һәм легальлеген раслаучы тиешле документлары булмаган сыра сату факты ачыкланды. Шулай ук сатыла торган продукция әйләнеше БДАМС системасында да теркәлмәгән.
14 литрдан артык күләмдә эчемлек әйләнештән алынды, ә штраф суммасы тагын да зуррак булачак.