Зур гына штраф санкцияләре, җинаять эшләре кузгату һәм закон бозуга бәйле башка күңелсезлекләр – законсыз хәмер сатучыларны әнә шулар көтә. Әмма тәвәккәлләп булса кирәк, алар һаман закон бозуларын дәвам итә. Шәхси эшкуар Т. үз эшчәнлеген алып бара торган Лениногорск шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукция законсыз сатылган, бу очракта балигъ булмаганнарга сыра сату исәбенә товар әйләнешен арттырырга булганнар.
18 яше тулмаган затка законсыз рәвештә сыра сату факты Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләренең уртак гамәлләре нәтиҗәсендә билгеләнде һәм моңа чик куелды. Эш материалы судка тапшырылды.
Лениногорск районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары нигезендә, шәхси эшкуар Т. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 2.1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм аңа 100 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.