ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә журналистлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуга республика конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.

Журналистлар бәйгесе “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы һәм “Татэкспертцентр” ДБУ белән берлектә үткәрелә.

Быел конкурска республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 40 гариза керде. Эшләрне аерым авторлар да, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре дә тәкъдим итте.

Компетентлы комиссия составында Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, КФУның илкүләм һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васыйл Гарифуллин, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Дмитрий Глотов эшләде.  

Бүген жюри әгъзалары иң яхшыларны билгеләде:   

“Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы мәкалә” номинациясендә – “Республика Татарстан” иҗтимагый-сәяси газетасының бүлек мөхәррире Якушева Фәридә Заһит кызы;

“Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле, радиосюжет (яки теле, радиотапшыру)” номинациясендә – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Түбән Кама – информ” яңалыклар хезмәте;

“Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы грамоталылыгын арттыру буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары редакциясе” номинациясендә – “Зеленодольская правда” газетасы редакциясе;

“Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-мәкалә” номинациясендә – “ТАТМЕДИА”  АҖ филиалы “Чистополь-информ” интернет-басмасы редакциясе;

Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуда тырышлык һәм катгыйлык өчен” номинациясендә - Любимова Ольга, Казан шәһәре “Аргументы и факты” газетасы;

“Көчле әйтелгән!” номинациясендә - Гиняева Резеда Әкрәм кызы, “Нур радио” (Нурлат районы);

“Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуда активлык өчен” номинациясендә – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Шәһри Казан”  газетасы редакциясе (татарча);

 “Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуда оригинальлек өчен” номинациясендә – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге (татарча).

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Аларны дипломнар һәм бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International