КФУның Чаллы институтында юридик һәм социаль фәннәр бүлегенең өлкән курс студентлары өчен ачык лекция һәм фәнни-гамәли семинар үткәрелде. Чараны КФУ гражданлык хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Прилукова студентларны дәүләт структурасы эшчәнлеге белән таныштырды.
Башта "Кулланучыларның хокукларын судка кадәр яклау" темасына – ачык лекция, аннан соң "Товарларның аерым төрләрен сатканда кулланучыларның хокукларын яклау үзенчәлекләре" дигән фәнни-гамәли семинар үткәрелде.
Лекциянең беренче өлешендә "Кулланучыларның хокукларын яклау" законы турында сөйләделәр, гамәлдәге законны бозган өчен эшкуарларның җаваплылыгы турында аңлаттылар. Студентлар әңгәмәдә бик кызыксынып катнашты, үзләре белән булган хәлләр турында уртаклашты.
Икенче өлештә Товарларның аерым төрләрен сатып алганда кулланучыларның хокукларын яклау буенча бәхәсле мәсьәләләр килеп туган практик хәлләрне карадылар.
Мондый пландагы чараны КФУның Чаллы институты юридик һәм социаль фәннәр бүлеге студентларын дәүләт структуралары эшчәнлеге белән таныштыру өчен беренче тапкыр гына уздырмый. Мондый семинарлар мәгариф учреждениеләрендә, пансионнарда, шулай ук эшкуарлар өчен дә үткәрелә.