"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы буларак үз-үзеңне дөрес тота белү буенча хокук белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов тарафыннан КФУның идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 нче курс студентлары өчен дәрес үткәрелде.
Укучылар игътибарына үз хокукларыңны һәм якыннарының хокукларын яклау белән кызыксыну максатында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар тәкъдим ителде. Тормыштан китерелгән мисаллар барышында укучылар төрлечә фикер йөртте: әлеге очракта кулланучы кем булып тора, кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы законга китерелгән очрак бу хәлдә гамәлдә буламы һәм килеп туган хәлдән ничек чыгарга мөмкин? Студентлар әлеге тема белән кызыксынды һәм практик мәсьәләләр турында җанлы фикер алышты. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәркем өчен кирәк булганда файдаланырга мөмкин булган өстәл китабы була алыр иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече студентларны "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән таныштырды. Закон нигезендә кулланучыларның нинди хокуклары регламентлануы турында аңлатмалар бирелде.
Гамәли семинар барышында чарада катнашкан студентлар:
Казан территориаль органы кулланучыларга түбәндәге адрес буенча хезмәт күрсәтә: Казан шәһәре, Х. Такташ урамы, 94нче йорт. Телефон: 277-94-96, 278-91-95.