2019 елның 27 нче ноябрендә Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.К.Галиева рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координацияләү советының чираттагы утырышы узды.
Координацияләү советы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хәммәтов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г.Т.Вафина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Л.Р.Муллина, Менделеевск районы прокуроры А.В.Чураков, Татспиртпром кураторы Р.Ш.Фәттахов, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе, "Менделеевск РҮХ" ДАСУ, "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре һ.б. катнашты.
Киңәшмәдә 2019 елның 10 аенда алкогольле продукцияне сату, җан башына алкогольле продукция сату, законсыз әйләнештән алкогольле һәм спиртлы продукцияне тартып алу, контрольлек буенча уздырылган чараларның күләме, административ йогынты ясау чаралары, агуланулар турында, авыл торак пунктларын лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.