ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре белән киңәшмә уза. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә хезмәткәрләр һәм белгечләр инспекция эшчәнлегендәге мөһим мәсьәләләрне карады. Татарстан Республикасында алкоголь базарының характеристикасы һәм контрольне көчәйтү чаралары турында җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов сөйләде. Хезмәт әзерлеге нәтиҗәләре турында "Татэкспертцентр" ДБУ җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин сөйләде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм хатлары белән эшләү йомгаклары, 2019 елның 9 аенда гражданнарны күчмә кабул итү нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International