КФУ студентлары өчен гадәти булмаган дәрес үткәрелде

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы буларак үз-үзеңне дөрес тота белү буенча хокук белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру максатыннан, 2019 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре А.Р.Шәйхетдинов тарафыннан КФУ (Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 4) Идарә, икътисад һәм финанс институтының 3 нче курс студентлары өчен дәрес үткәрелде.

Укучыларны кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар, аерым алганда, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы белән, "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән таныштырдылар. Закон нигезендә кулланучыларның нинди хокуклары регламентлануы турында аңлатмалар бирелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән брошюралардан, буклетлардан торган басма продукция белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлек өлкәсе турында, шул исәптән кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дә, мәгълүматлар ирештерелде.

Казан территориаль органы халыкка түбәндәге адрес буенча хезмәт күрсәтә: Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 277-94-96, 278-91-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International