Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Арча шәһәрендә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен кием-салым сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлатып, өйрәтү семинары үткәрелде.
Чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучы буларак белемнәрен арттыру. Уку барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерүнең һәм урнаштыруның дөреслеге, текстиль һәм трикотаж әйберләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде. Җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алыштыру һәм кире кайтару, бердәм бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һ.б. кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чара ахырында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр күтәрелде.