Чаллы территориаль органында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хәммәтов катнашында хезмәткәрләрнең хезмәт әзерлеге буенча йомгаклау дәресе узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов тарафыннан расланган тематик план һәм дәресләр расписаниесе нигезендә хезмәт әзерлеге буенча дәресләр үткәрелде.
2019 елда 19 тема өйрәнелде. Дәресләр территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан да, контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләрен һәм КФУның Чаллы институты (филиалы) галимнәрен җәлеп итеп тә уздырылды, бу, һичшиксез, дәресләрне югары дәрәҗәле итеп уздырырга мөмкинлек бирде.
Йомгаклау дәресендә Татарстан Республикасы Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Э.Р.Досманова "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсында катнашу кысаларында эшләнгән проектны тәкъдим итте, аның темасы: "Сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатуны лицензияләү" иде. Досманова Э.Р. аны гамәлгә кертүдән икътисадый һәм социаль нәтиҗәлелекне дәлилли алды.