Алабуга районында Ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетында 2019 елның 10 айлык нәтиҗәләре буенча Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Перспективалы социаль-икътисадый үсеш палатасы рәисе Денис Хәмидуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Роспотребнадзорның ТР буенча Алабуга, Әгерҗе районнары идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук "Белый Кремль" ААҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышында җирле базарда алкогольле продукцияне ваклап сату вәзгыяте, "Булгарпиво" ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ, "Белый Кремль" ААҖ җитештергән сыраны ваклап сату күләмнәре, Алабуга муниципаль районы территориясендә агуланулар, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International