Әлмәт шәһәренең "2 нче лицей" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең өлкән сыйныф укучылары ел саен Кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Юлия Петрова, директор урынбасары Екатерина Надина катнашында, сигезенче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә багышланган лекциядән соң, олимпиаданың Түбән Камада узган өченче этабына узып, объектив сәбәпләр аркасында анда бара алмаган 8 В сыйныфында укучы Азалия Мөхитовага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән истәлекле бүләк тапшырылды.