Түбән Кама шәһәрендәге барларның берсендә алкогольле продукцияне лицензиясез сатканнар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрдәге барларның берсендә 35 литр күләмендә алкогольле продукцияне әйләнештән алган. Тикшерү вакытында ачыкланганча, җитәкчелекнең алкогольне ваклап сатуга лицензиясе булмаган – исерткеч эчемлекләр витриналарда гына түгел, склад бинасында һәм бар өстәлендә дә булган. Әлеге продукциянең ике төре ачылган булган, бу исә алар сату өчен билгеләнгән, дигәнне аңлата. Белгечләр барлык продукцияне әйләнештән алган һәм эшкуарга карата ике беркетмә рәсмиләштергән.

Гамәлдәге законны бозган өчен эшкуарга, алкогольле продукцияне конфискацияләп, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.17.1 статьясының 2 өлеше буенча – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр һәм, алкогольле продукцияне конфискацияләп, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 2 өлеше буенча 10 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International