Кышкы баш киемен ничек сайлыйсыз: халык арасында уздырылган анкета нәтиҗәләре

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Кышын баш киеме сатып алу турында һәркем уйлана. Чөнки ул сәламәтлеген кайгыртучы һәркем өчен кирәкле аксессуар. Җылы да, шул ук вакытта прическаны да бозмый торган баш киемен сайлап алырга мөмкин. Иң яхшысы табигый материаллардан эшләнгәнен сайлау. Сатып алыр алдыннан, һичшиксез, шапканы киеп карарга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында: "Кышкы баш киемен сайлаганда сатып алучылар бирә торган өстенлекләр" темасына анкета үткәрде.

Сораштыруда барлыгы 94 кеше катнашты.

Анкета сорауларына җавап бирүчеләр арасында: 30 яшькәчә булганнар – 48%; 30-50 яшьлекләр – 20%, 50 яшьтән өлкәнрәкләр – 26%.

Җавап бирүчеләрнең күбесе (54%) бары тик салкын вакытта гына кышкы шапканы кия икән. 15%ы бөтенләй диярлек кышкы баш киеменнән башка йөри, 15%ы бик сирәк очракта гына кия.

 "Шапканы нинди критерий буенча сайлыйсыз?": 23% – бәясе мөһим, 41% – эшләнмәнең сыйфаты, 11% – бәяләмәләр укый һәм бу сорауга җавап бирүчеләрнең 19%ы дизайнга игътибар итә.

"Кышкы шапканы күбесенчә каян сатып аласыз?" – дигән сорауга җаваплар статистикасы түбәндәгечә:

- сәүдә үзәкләрендә – 38%;

- базарларда – 18%;

- бренд кибетләрендә – 17%;

- интернет аша заказ бирәм – 21%.

Респондентларның 29%ына сыйфатсыз башлык туры килгән, 65%ы сыйфатлы товарлар сатып алган.

Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 12%ы сатучыга сатып алынган бүрекнең сыйфаты буенча дәгъва белән мөрәҗәгать иткән һәм ике арадагы мәсьәлә уңай хәл ителгән, 24% сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, тик аларга акчаны кире кайтарудан баш тартканнар. Респондентларның 58 проценты сатучыга сыйфатсыз бүрек сатып алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International