Игелекле кешеләр көннән-көн арта

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2-3 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында дүртенче "Игелекле Казан. Хәйрия һәм илкүләм проектлар" ачык форумы уза. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, бер мәйданчыкта инде гадәттәгечә бөтен илдән хәйриячеләр җыела.

Форумны оештыручылар – Казан мэриясе, "Добро Mail.Ru" игелекле эшләр сервисы, Социаль мәгълүмат агентлыгы һәм башкалар.

"Игелекле Казан" форумы Россиядә хәйриячелек үсешенең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга ачык мәйданчык булып тора. Форумда Россия төбәкләренең эре хәйрия фондлары, бизнес-берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, актив халык катнаша. Ачык диалогта катнашучыларга тәҗрибә уртаклашу, партнерларга ярдәм алу, мәдәният буларак хәйриячелекне үстерү буенча концептуаль идеяләр эшләү мөмкинлеге бирелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре инде өченче тапкыр әлеге масштаблы форумда булды. Белгечләрнең мондый төрдәге чараларда катнашуы берничә сәбәп буенча традициягә әйләнде – бу тәҗрибә уртаклашу да, мәдәниятне үстерү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу да, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-аңлату материалларын өләшеп чыгу да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International