Ялган хәмер утильләштерүгә җибәрелде

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясе ялган алкогольле продукциянең чираттагы партиясен утильләштерүгә җибәрде. Бу юлы Иваново өлкәсендәге махсуслаштырылган полигонга 750 литрга якын контрафакт продукция илтеләчәк.

Шәһәрнең сәүдә нокталарыннан йөзләгән шешә коньяк, аракы һәм сыра әйләнештән алынды. Аларның хуҗалары күзәтчелек органнарына товарның сыйфатын раслаучы документацияне тапшыра алмады. Шуңа күрә дә савытлардагы сыеклыкның нәрсә булуын беркем дә ышанып әйтә алмый. Анда теләсә нәрсә, шул исәптән метил спирты да булырга мөмкин, ә аның бер стаканы кешене якты дөнья белән хушлаштырырга мөмкин.

Түбән Камада законсыз әйләнештән алынган һәм конфискацияләнгән хәмерне Росспиртпром хезмәткәренә тапшыру 2019 елда инде өченче тапкыр гамәлгә ашырыла торган эш. Гомумән, гыйнвардан ноябрьгә кадәр шәһәрдә 5 мең литрдан артык ялган хәмер конфискацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International