Социаль хезмәткәрләргә кулланучы белеме турында сөйләделәр

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында һәр кешенең хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә, инвалидларның җәмгыять тормышында тулы канлы катнашуына басым ясалды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районындагы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ялгыз картлар һәм инвалидларны карый торган социаль хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрде.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре, кулланучыларның хокукларын яклау турында законның гамәлдә булу өлкәсе, кулланучыларның хокукларын яклауны җайга салучы норматив актлар да кызыксындырды.

Территориаль орган хезмәткәре үз чыгышында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмгыятьнең мөнәсәбәте, инвалидларга әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтү, иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә аларның потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Чарада катнашучылар кулланучы белеме нигезләре, районның кулланучылар базарындагы вәзгыять белән танышты, практикадан конкрет мисаллар карады. Социаль хезмәткәрләр белгечне кызыксынып тыңлады, сөйләшүдә актив катнашты, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча киңәшләште.

Тормыштагы төрле хәлләр, мәсәлән, катлаулы көнкүреш техникасы, вакытлы матбугат сатып алганда кулланучыларның хокуклары кысылу кебек очраклар каралды.

Чарада катнашучыларга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы, алга таба консультацияләр алу өчен элемтә белешмәләре урнаштырылган истәлекле буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International