Автокаланың җәмәгать туклануы биналарының берсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан товар озату документлары булмаган сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Моннан тыш, әлеге продукция турындагы мәгълүмат БДАМС системасында да теркәлмәгән, ә бу исә законны бозу булып тора.
Җаваплы вазыйфаи затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлеше, 14.45 ст. һәм 14.19 ст. буенча беркетмә төзелде. Тикшерү материаллары, алга таба карау һәм административ чаралар күрү өчен, ведомство буенча җибәреләчәк.