Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары белән чираттагы дәрес үткәрелде.
Дәресләр вакытында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре", шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмы турында аңлатылды.
Студентлар өчен дәресләр сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы Закон статьяларын куллануга нигезләнә. Төрле мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучылардан алынган мөрәҗәгатьләрдән мисаллар һәм аларны хәл итү ысуллары китерелде. Студентлар сыйфатсыз заманча элемтә чаралары, компьютерлар, кием-салым, эчемлекләр, тәмәке һ.б. өчен аларны алмаштыру яки акчаны кире кайтару мәсьәләләрен хәл иткәндә килеп туган хәлләр турында үз тәҗрибәләреннән чыгып фикер алышуда актив кушыла.
Товарларны дистанцион сатып алу темасы, шул исәптән интернет-сатып алу үзенчәлекләре; заказ өчен түләү һәм аны алу шартлары; товарны кире кайтару шартлары тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уята.
Студентларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аерым алганда, Казан территориаль органының кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге функцияләре турында кыскача мәгълүмат җиткерелә.
Дәрес барышында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү юлларын күрсәтеп, басма продукция кулланыла.