ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина, хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан чыгып, Зәй шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән 9 нчы мәктәбе һәм 2 нче номерлы Зәй урта мәктәбе укучылары белән "Кулланучы белемнәре. Кулланучы хокуклары" дигән темага семинар уздырды. Чара барышында түбәндәге бурычлар хәл ителде: укучыларны "Закон", "Хокуклар", "Бурычлар" кебек төшенчәләр, РФ Гражданлык кодексы белән таныштыру; укучыларның кулланучының төп хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәрен гомумиләштерү; сатып алучы, сатучы һәм җитештерүче җаваплылыгына игътибарны юнәлтү.
Профилактик әңгәмәләр укучылар өчен уңайлы формада үтте, балалар ишетелгән мәгълүмат турында актив фикер алышты һәм нәтиҗә ясады.
Шулай ук бу чараларда, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, "Форпост үзәге" МУ хезмәткәрләре гражданнарның коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәтен формалаштыру максатыннан хокукый әңгәмә үткәрде. Хезмәткәрләр укучыларны коррупция төшенчәсе, җаваплылык чаралары, аеруча коррупциягә дучар булган эшчәнлек өлкәләре белән таныштырды, шулай ук ришвәт таләп иткән очракта гражданинның үз-үзен тоту алгоритмы турында аңлаттылар.