Авиатөзелеш районы территориясендә контроль-инспекция чаралары үткәрү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре игътибарын Беломорская урамында урнашкан стационар булмаган объект җәлеп итте, анда сыра һәм сыра эчемлекләре белән сәүдә итү тулы куәтенә алып барыла иде.
Ачыкланган хокук бозу факты буенча сәүдә бинасы каралды, хезмәткәрләр күп кенә хокук бозуларны ачыклады, ә атап әйткәндә:
- сатуга куелган сыра һәм сыра продукциясенең бер өлешенең яраклылык вакыты узган иде;
- контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләренең сыра һәм сыра эчемлекләренә товар озату документларын тапшыру турындагы законлы үтенече канәгатьләндерелмәде – сәүдә объектында алар бөтенләй юк иде.
Моннан тыш, законсыз әйләнештә билгеле булмаган спиртлы сыеклык та бар иде.
Тикшерү-инспекция чарасы нәтиҗәсендә 20 литрга якын сыра, сыра продукциясе һәм 6 литр күләмендә спиртлы сыеклык законсыз әйләнештән алынды, алар экспертизага җибәреләчәк.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң эш материаллары судка җибәреләчәк, күпсанлы хокук бозуларга юл куйган эшкуар өчен җәза чарасы билгеләнәчәк.