Бүген Әлки муниципаль районында (Базарлы Матак) 2019 елның 10 ай йомгаклары буенча Әлки муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерелүен һәм әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Ведомствоара комиссиядә катнашучыларны Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Панов, "Белый Кремль" сыра кайнату заводы директоры, ТР Әлки районы прокуроры урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе башлыгы, суд приставларының Әлки районы бүлеге җитәкчесе, "Базарлы Матак РҮХ" ДАССО табиб-эпидемиологы, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы баш белгеч-эксперты, "Алкоторг" ҖЧҖ, "ДК Литрум" ҖЧҖ, "Белый Кремль" ААҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук алкоголь продукциясен сатучы сәүдә предприятиеләре вәкилләре ведомствоара комиссия утырышында катнашты.
Утырыш кысаларында авыл җирлекләре һәм Әлки районы предприятиеләре киселешендә алкогольле продукцияне сату турында докладлар тыңланды. Белгечләр Татарстан Республикасы алкоголь базарындагы вәзгыятьнең торышын бәяләү күрсәткечләре буенча Әлки районы рейтингы һәм 2019 елның 10 аенда контроль-инспекция эшчәнлегенә йомгак ясау буенча фикер алышты. Утырышта катнашучыларга 2019 елның 10 аенда ачыкланган хокук бозулар һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге тарафыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерделәр.