Кичә Түбән Камада узган стратегик сессиядә хакимиятләр экспертлар белән бергә кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре турында сөйләште. Хәзер муниципаль районда эшлекле климатны яхшырту буенча Юл картасы эшли, ул язын Түбән Камада узган сессия нәтиҗәләре буенча оештырылган булган. "Беренче стратсессия нәтиҗәсендә без төп юнәлешләрне билгеләдек, алар турында бүген сөйләшербез һәм арадаш нәтиҗәләрне бәяләячәкбез, – дип билгеләде форумны ачу вакытында шәһәр мэры Айдар Метшин.
– Бу эшнең системалы һәм эзлекле характерда булуы бик мөһим.
Стратегик сессия эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Ришат Нәфыйков, Түбән Кама, муниципалитет вәкилләре һәм экспертлар белән бергә Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова катнашты.
Мини-форум кадрлар мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән фикер алышуларны, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм бюрократик каршылыклар белән бәйле проблемаларны үз эченә алды.