Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында территориаль орган башлыгы рәислегендә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.
Халыкара инвалидлар көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Аның максаты – иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә инвалидларның хокукларын алга этәрү, шулай ук инвалидлар проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бу чараларда актив катнаша.
Бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Базарлы Матак авылында гражданнарны күчмә кабул итү, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-укулар, территориаль орган белгечләре гимназия укучылары өчен куллану нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештыруда катнашты, пенсионерлар өчен лекция, "Наталья" чәчтарашханәсендә семинар-уку, КФҮ кулланучылар өчен консультация өстәле һәм "Алып Хан" сәүдә йортында кизү тору үткәрелде. Чаралар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды. Шуның белән берлектә, "Вөҗдан һәм намус буенча яшәргә" дигән темага хокукый белемнәр өйрәнелде, шулай ук "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы РФ Законы каралды. Чаралар үткәрү вакытында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм белешмәлекләр таратылды.