Интернет аша сатып алу: үз хокукларыгыз турында онытмагыз

2019 елның 6 декабре, җомга

Соңгы вакытта кешеләр Интернет аша ешрак сатып ала башлады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә интернет аша сатып алынган товарларны кире кайтару яки алмаштыру уңаеннан кулланучыларның күбрәк мөрәҗәгать итә башлавы да моный раслый. Кемгәдер теләгән челтәре яки хушбуе килмәгән, ә кемгәдер кесә телефоны урынына бөтенләй кул сәгате тыгып җибәргәннәр һ.б.

Шунысын да аңлатып үтик, товарларны дистанцион ысул белән сату – ул каталогларда, проспектларда, буклетларда күрсәтеп яки фотосурәтләрдә яки почта элемтәсе, электр элемтәсе, шул исәптән "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, шулай ук телеканаллар һәм (яки) радиоканаллар трансляцияләү өчен элемтә челтәрләре аша тәкъдим итеп яки сатып алучының товар яисә товар үрнәге белән турыдан-туры таныша алу мөмкинлеген юкка чыгара торган ысул белән күрсәтеп, сатып алучыны товар тасвирламасы белән таныштыру нигезендә төзелә торган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату дигән сүз.

Товарларны читтән торып сатканда кулланучы һәм сатучы арасындагы мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон), шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары белән расланган Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре белән җайга салына.

Сатучы, ваклап сату-алу шартнамәсе төзелгәнче, дистанцион ысул белән сатып алучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм сатучының адресы (урнашу урыны), товарны әзерләгән урын, сатучының тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм аны сатып алу, товарны китерү шартлары, аның хезмәт итү чоры һәм гарантия вакыты, товаргөчен түләү тәртибе турында, шулай ук шартнамә төзү турында тәкъдим гамәлдә булган вакыт турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Товарны китергән вакытта язмача мәгълүмат бирелергә тиеш, анда сатучының үзеннән кала товарның төп куллану үзлекләре, аны нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану кагыйдәләре һәм шартлары турында белешмәләр, товарның хезмәт итү яки яраклылык вакыты турында, шулай ук әлеге вакытлар узганнан соң кулланучы эшләргә тиешле гамәлләр турында белешмәләр, кулланучы тарафыннан товарны кайтарып бирү тәртибе һәм чорлары турында мәгълүмат булырга тиеш.

һәм чорлары турында мәгълүмат булырга тиеш.

Игътибарлы булыгыз! Намуслы интернет-кибет әлеге мәгълүматны тапшырачак, ә намуссызы, әлбәттә инде, юк!

Әгәр шартнамәдә башкасы каралмаган булса, сатучы товарны тапшыру белән бер үк вакытта сатып алучыга тиешле кирәк-яракларны, шулай ук товарга караган документларны (техник паспорт, сыйфат сертификаты, файдалану буенча инструкция) тапшырырга тиеш.

Сыйфатлы товарны кире кайтару сроклары:

аны тапшырганчыга кадәр теләсә кайсы вакытта;

тапшырганнан соң – 7 көн дәвамында;

товарны тапшырганнан соң 3 ай дәвамында – товарны китергән вакытта товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача формада мәгълүмат бирелмәгән очракта.

Товарның тышкы кыяфәте, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин хәл. Сатып алучыда әлеге документның булмавы аны товарны әлеге сатучыдан сатып алуын дәлилли торган башка расламаларга сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Игътибар итегез:

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган башка үлчәмдә, формада, габаритта, фасонда, төстә яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырыла яки кайтарыла алмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге товарларны читтән торып сату ысулына кагылмый;

сатып алучы, товар фәкать аны сатып алучы тарафыннан гына кулланыла алса, индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел.

Сатып алучы товардан баш тартканда сатучы шартнамә нигезендә сатып алучы түләгән сумманы, сатып алучыдан кайтарылган товарны китергән өчен сатучы чыгымнарыннан тыш, сатып алучы тиешле таләпне белдергән датадан соң 10 көннән артмаган срокта кайтарып бирергә тиеш.

Сыйфатсыз товар сатканда кулланучыларның хокуклары

Кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

товардагы кимчелекләрне бетерү яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында;

сатып алынган бәясен тиешенчә киметү турында;

сатып алган бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, товарны шундый ук маркадагы (модель, артикул) яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алмаштыру турында;

сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында.

Товардагы җитешсезлекләрне бетерү вакытлары (Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законның 20 статьясы): иң күбе 45 көннән соң – әгәр җитешсезлекләрне бетерү вакыты якларның шартнамәсендә язма рәвештә билгеләнгән булса.

Товарны алыштыру таләпләрен канәгатьләндерү сроклары (Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законның 21 ст.):

таләп куелганнан соң 7 көн – гомуми срок;

таләп куелган көннән алып 20 көн эчендә – мондый товарның сыйфатын сатучы тарафыннан өстәмә тикшерү кирәк булганда;

таләп куелган көннән соң бер ай эчендә – әгәр товарны алыштыру өчен кирәкле таләп белдерелгән вакытта сатучыда товарны алмаштыру өчен кирәкле товар булмаса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International