Контроль чаралар барышында илле биш литрдан артык сыра әйләнештән алынды

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан кафеларның берсенә барып кайтты.

Контроль чаралар барышында витринада 6 төр сыра һәм сыра эчемлеге табылды. Әмма әлеге кафеда сәүдә эшчәнлеген алып барган шәхси эшкуарның сыра продукциясенә документлары юк иде.  Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 55,5 литр күләмендә алкогольле продукция алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла. Билгеләнгәнчә, шәхси эшкуар алкогольле продукцияне БДАМС системасында исәпкә алу тәртибен бозып та өстәмә рәвештә хокук бозган һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияләр тапшырмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International