2019 елның 22 ноябрендә, 12 сәгать 50 минутта полиция хезмәткәрләре Казан-Ульяновск автотрассасында Буа кешесе утырган автомобильне туктатыла.
Автомобиль багажында аракы исе килә торган сыекча салынган һәркайсы 5 литрлы 4 пластик савыт табыла. Продукция алына һәм эш материаллары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре маркировкаланмаган алкогольле продукция ташу факты буенча машина йөртүчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм административ тикшерү эше билгеләнде.
Сыра һәм сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре, медовухадан тыш, алкогольле продукция түбәндәге тәртиптә мәҗбүри маркировкаланырга тиеш: Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукция, экспортка җибәрелә торган алкогольле продукциядән тыш, федераль махсус маркалар белән тамгалана.
Россия Федерациясенә кертелә (импортлана) торган алкогольле продукция акциз маркалары белән маркалана. Алкогольле продукцияне Федераль законда каралмаган маркалар белән маркировкалау рөхсәт ителми
Федераль махсус марка һәм акциз маркасы Россия Федерациясе территориясендә алкогольле продукция җитештерүнең һәм (яки) әйләнешнең законлылыгын (легальлеген) таныклаучы дәүләт хисаплылыгы документлары булып тора.