Орлов авыл җирлегендә күчмә кабул итү үткәрелде

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Лаеш муниципаль районының Орлов авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гамәлгә ашырыла.

Түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде:

  • техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу турында;
  • таләпләр белдерү вакыты турында;
  • җиһаз җитештерү һәм китертү заказларын үтәү срокларын бозу турында;
  • сыйфатлы товарны кире кайтару сроклары турында;
  • сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына, таләпләр белдерү вакыты турында.

Өстәмә рәвештә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.

Шулай ук кулланучылар өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән брошюралардан, буклетлардан торган басма продукция белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.

Урынга чыгып кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. Авылларда күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан чыкмыйча гына урында хәл итү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International