Халыкара инвалидлар көне кысаларында чара узды

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Инвалидлар декадасы кысаларында Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында чара үткәрде.

Чара барышында товарда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучыларның хокуклары турында; сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, сыйфатлы товарны алыштыру һ.б. кагылышлы мәсьәләләр яктыртылды. Кулланучыларга товарларны яки хезмәт күрсәтүләрне көчләп такканда үзеңне ничек тотарга, килешүләр төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатылды; кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары белән визиткалар бирелде. "Халык контроле" системасы турында мәгълүмат җиткерелде.

Чарада катнашучыларның барысына да "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International