Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә Инвалидлар декадасы кысаларында сәүдә объектындагы сатучылар өчен семинар үткәрде.
Әлеге чараның максаты сатучыларга халыкның социаль якланмаган категорияләренә ташламалар (акцияләр уздыру) бирү, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга өстенлекле хезмәт күрсәтү турында аңлатудан гыйбарәт иде.
Кибет район үзәгендә урнашкан, биредә хуҗалык товарлары сатыла, шуңа күрә сатып алучылар һәрчак күп. Семинарда катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, товарларны сертификацияләү турында мәгълүмат җиткерелде.
Кибет хезмәткәрләре белән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, турыдан-туры кибет эшчәнлегенә караган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре каралды. Белгеч кибет персоналын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Барлык катнашучыларга да мәгълүмати материал тәкъдим ителде: шулай ук "Вестник потребителя Татарстана" газетасының чираттагы саны, алга таба консультацияләр алу өчен элемтәләр урнаштырылган истәлекле белешмәлекләр таратылды.