Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрде. Чара Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында узды.
Чара барышында торак пунктта яшәүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы кыскача гына бәян итеп кителде, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен караганда территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Моннан тыш, "Вөҗдан буенча яшәү" темасына хокукый белемнәр өйрәнелде һәм "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы законның кайбер нигезләмәләре каралды.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен территориаль орган белгечләре тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.
Күчмә чара барышында Башкарма комитет хезмәткәрләренә һәм гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.