Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чистайның сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен 10 нчы мәктәбендә укучылар өчен кулланучы белеме нигезләренә багышланган сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Лекция башында укучыларга кулланучы белемнәрен үзләштерү өчен кулланучы, сатучы, башкаручы төшенчәләре турында аңлатылды. Алга таба аларга урта гасырлардан алып бүгенге көннәргә кадәр кулланучыларның хокукларын яклау институтын торгызу тәртибе турында сөйләделәр. Күп кенә укучыларның кәрәзле телефоннары булу сәбәпле, лекция, нигездә, техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга бәйле төрле хәлләрне карауга төзелгән иде. Гади генә формада сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибен аңлаттылар.
Укытучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.