Хуҗалык итүче субъекттан 1561,64 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре алынды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 1561,64 литр сыра һәм сыра эчемлекләрен әйләнештән алды.

Түбән Кама шәһәренең Вахитов проспектында урнашкан "Диво Даром" кибетендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсенең икътисади иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән тикшерү чарасы барышында түбәндәге хокук бозулар ачыкланды:

- яраклылык вакыты узган алкогольле продукцияне сату;

- товарны җитештерү һәм сатуның легальлеген раслый торган товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукция (сыра) сату;

- ярашлылыгы буенча мәҗбүри расланырга тиешле алкогольле продукцияне сату тәртибен бозу;

- БДАМС системасыннан файдаланмыйча гына алкогольле продукция сату.

Гамәлдәге закон нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 1561,64 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре алынды.

Хәзерге вакытта бу материал буенча территориаль орган белгечләре тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм административ тикшерү үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International