Кайбер эшкуарлар, билгеләнгән законнарны үтәп, үз эшчәнлекләрен тыныч кына тормышка ашырасы урынга, яшәешләрен катлауландыра. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә җәмәгать туклану биналарының берсендә Д. исемле шәхси эшкуар бер ел дәвамында инде икенче тапкыр контрольлек итүче органнарның күз уңына эләгә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшләп килү нәтиҗәсендә, уяу гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә, аерым алганда, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга юл куймауга ирешелә.
Узган ел ахырында Д. исемле шәхси эшкуар кафесында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренең уртак гамәлләре белән документларсыз гына алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләрен) ваклап сату очрагы билгеләнде. Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән эшкуар, штраф билгеләнеп һәм әйләнештән алынган продукцияне конфискацияләп, административ җаваплылыкка тартылды. Нәтиҗәдә, штраф түләттерелде, алынган продукция конфискацияләнде.
Әмма агымдагы елның ноябрендә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Д. исемле шәхси эшкуарга карата кабат административ хокук бозу турында һәм җитештерү һәм сатуның легальлеген таныклаучы документларсыз гына алкогольле продукция (сыра) саткан өчен беркетмә төзелде. Закон бозучыны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында гариза Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде.