Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә, аларның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлык проблемаларына җәлеп итү.
Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә аларның җәмгыятькә кирәк булуын, җәмгыятьнең бер өлеше булып торуларын һәм җәмәгатьчелек тарафыннан кайгыртуга исәп тота алуын тою бик мөһим.
9 нчы декабрьдә Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренең "Забота" пансионатында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу үткәрде, анда ял итүчеләр актив катнашты һәм кулланучы хокукларын яклау белән бәйле сорауларын җиткерде, мәсәлән: товарны ремонтлауга бәйле таләпләрне канәгатьләндерү сроклары; дәгъваларны карау һәм интернет аша товарлар сатып алу тәртибе, кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге һ.б.
Очрашу күңелле шартларда узды. Катнашучылар һәм пансионат җитәкчелеге чара өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда катнашучылар барлык сорауларга да компетентлы җаваплар алды, һәркайсына Чаллы территориаль органының 71-43-03 номеры буенча "кайнар линия" телефоны язылган мәгълүмати буклетлар тапшырылды.