Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүендә кабул ителде һәм 1993 елның 25 декабрендә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе, тавышларны рәсми санаганнан соң, референдумны - уздырылган, ә Конституцияне кабул ителгән, дип таныгач үз көченә керде.
Россия Федерациясе Конституциясе дәүләт хакимиятенең югары органнары структурасын үзгәртте. Анда хакимиятләрне бүлү принцибы беркетелгән, Россиянең федератив төзелеше составы билгеләнгән. Документ гражданлык җәмгыяте үсеше иреген тәэмин итеп, милекнең барлык төрләрен бертигез дәрәҗәдә яклый.
Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә, 2019 елның 12 декабрендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уза.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы ел саен әлеге чарада актив катнаша һәм гражданнарны территориаль орган компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча консультацияләр алу өчен чакыра.