ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ел дәвамында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васыйл Гарифуллин катнашты.
Журналистлар конкурсы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы һәм «Татэкспертцентр» ДБУ белән берлектә үткәрелә.
Быел конкурска республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 40 гариза керде. Эшләрне аерым авторлар да, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре дә тәкъдим итте.
Менә җиңүчеләрнең исемнәре:
«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы мәкалә» номинациясендә - «Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасының бүлек мөхәррире Якушева Фәридә Заһит кызы;
«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы «Түбән Кама - информ» яңалыклар хезмәте;
«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы грамоталылыгын арттыру буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе» номинациясендә - «Зеленодольская правда» газетасы редакциясе;
«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» интернет-басмасы редакциясе;
«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуда тырышлык һәм үҗәтлек өчен» номинациясендә - Любимова Ольга, «Аргументы и факты» газетасы, Казан шәһәре;
«Көчле әйтелгән!» номинациясендә - Гиняева Резеда Әкрәм кызы, «Нур радио» (Нурлат районы);
«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуда активлык өчен» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы «Шәһри Казан» газетасы редакциясе (татар телендә);
«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау темасын яктыртуда оригинальлек өчен» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге (татар телендә).