Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре өчен спорт елы тәмамланды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында спартакиада тәмамланды. Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы баскетбол буенча соңгы матчта катнашты. Егетләр РФ Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе командасына каршы көч сынашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкчелегендәге команда спортның барлык төрләре буенча 32 команда арасында 14 урынны алды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International