«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм куланучының дөрес тәртибе гамәли күнекмәләрен формалаштыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
2019 елгы олимпиада призерлары арасында 2 нче лицей-интернат укучылары - 9А сыйныфтан Аяз Гаязов һәм 10Б сыйныф укучысы Максим Денисов бар иде.
Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова тантаналы шартларда призерларга «Кулланучы белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә җиңгән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов грамоталарын тапшырды.
Укучыларның нәтиҗәләре - укытучыларның да казанышы. Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен 2 нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Укытучы Илсур Җиһаншин әзерләгән укучылар елдан-ел олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.