ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт районы сәүдә объектларының берсендә «Вода минеральная Письмянская» этикеткасы белән 0,5 литрлы пластик шешәгә тутырылган спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады.
Контроль буенча уздырылган чаралар барышында шәхси эшмәкәрнең мөгезле эре терлекләрдә, дуңгызларда, этләрдә һәм песиләрдә тире авыруларын дәвалау өчен тышкы кулланулы спиртлы дезинфекция эретмәләрен су белән кушып, үз кибете бинасында аларны киштә астыннан 0,5 литры өчен 100 сумнан сатуы билгеле булды.
Хәзерге вакытта административ хокук бозу турында эш кузгатылды, спиртлы продукция үрнәкләре эксперт тикшеренүләре уздыру өчен лабораториягә җибәрелде. Әлеге сыеклыкның азык буларак кулланганда кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булуы ачыкланса, материал җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына җибәреләчәк.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итеп, кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен кулдан, шәхси йортлардан, интернет челтәре аша, кибет киштәләре астыннан сатып алынган алкогольле һәм спиртлы продукция куллануның куркыныч булуы турында кисәтеп үтәсе килә.
100 мл сыешлы «этил спирты», ветеринариядә куллану өчен «Фармацевтический антисептический раствор», «Асептолин» этикеткалы флаконнарда икеләтә билгеләнештәге спиртлы продукция азык буларак түгел, бары тик тышкы куллану өчен генә каралган, чөнки аңарда органик агулар бар, ул кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен гаять куркыныч.
2019 ел башыннан Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция белән агулануның 24 очрагы ачыкланды, аларның 22се үлем белән тәмамланды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре югарыда аталган спиртлы продукцияне сату урыннары турында мәгълүмат булган очракта Әлмәттәге кайнар линия телефонына шалтыратуларын сорап мөрәҗәгать итә: 33-67-13.