«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы тәмамланды. Олимпиадада 8-11 сыйныфта белем алучы барлыгы 9441 укучы катнашты, шуларның 163е - Балык Бистәсе муниципаль районыннан.
Олимпиаданың 1 этабы www.tatzpp.ru сайтында тест рәвешендә дистанцион узды. 2 этап та дистанцион үтте, укучылар кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язды. Олимпиаданың турыдан-туры йомгаклау этабында Олы Мәшләк урта урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Елена Кутузова призер булды һәм 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Мәшләк урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Диләрә Заһидуллина бүләкләнде.
Бүген бүләкләү чарасы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Исланов, Казан территориаль органы башлыгы М.Егорова, Башкарма комитет, районның авыл җирлекләре вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә узды.