Олимпиада призерларын бүләкләү дәвам итә

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча чираттагы олимпиада призерларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге мәктәпнең 8Д сыйныф укучысы Руслан Гыйниятов «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә олимпиада призерларының берсе.

Исегезгә төшерәбез, республикада «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасы уңышлы эшләп килә. Программаның бер өлеше укучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыруга, аларда хокукый белемнәр һәм дөрес кулланучы тәртибенең гамәли күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге программа кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен олимпиада үткәрә. Быел олимпиада җиденче тапкыр үткәрелде.

Бүген тантаналы шартларда Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова призерга бүләк - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның грамотасын тапшырды.  Истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. 

Укучыларның төрле конкурсларда җиңүе - бу, һичшиксез, укытучыларның казанышы.

Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен 169 нчы урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Ахидова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International