Гадәттәгечә, узган ел ахырында без нәтиҗәләр ясыйбыз: иң якты вакыйгаларны, мөһим казанышларны, уңышларны һәм җиңүләрне искә алабыз. Бу шәхси генә түгел, эш мәсьәләләренә дә кагыла.
Күптән түгел Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясады.
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда оригинальлек өчен» номинациясендә кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс призерлары арасында «Татмедиа» АҖ филиалы «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» җиңүче дип танылды.
Казанда бүләкләү тантанасында катнаша алмауларына бәйле рәвештә, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вәгыйзова газетаның баш мөхәррире Альбина Сабировага грамота һәм кызыксындыру бүләге тапшырды һәм кулланучылар базары өлкәсендә мәгълүмати яктырту эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Газета журналистларына алга таба да уңышлар теләделәр, хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерделәр.