Арча районы Урта Аты авыл җирлегендә халыкны кабул иттеләр

2019 елның 20 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә килгән халыкны кулланучылар хокукларын яклау турында законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый, аерым алганда: товарны сатып алганнан соң бер атнадан соң сафтан чыккан очракта нәрсә эшләргә; товарны алыштырганда гарантия срогы озайтыламы әллә яңадан башланамы; алдан түләнгән товарны китерү вакыты бозылган очракта нишләргә һәм башкалар. Консультацияләр азык-төлек товарлары, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләренә, интернет-сайтларга, кулланучыларның мошенниклык белән бәйле еш мөрәҗәгать итүләренә, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсенә, нигездә көнкүреш хезмәтләренә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча үткәрелде. Хезмәткәрләр тарафыннан тиешле киңәшләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет очракта аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә бу хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты барлыгы турында да искәртелде, анда дәгъвалар үрнәкләрен, күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга була. «Халык контроле» системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International